Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар журналистлар белән аралаштылар, район газетасына язылдылар

Бүген “Баулы-информ” редакциясендә Абунәче көне үткәрелә.

5-15 апрельдә традицион Абунә декадасы уза. Бу көннәрдә “Хезмәткә дан” газетасына 2021 елның икенче яртыеллыгына ташламалы бәядән язылып калырга була. Безнең даими укучыларыбыз абунәне нәкъ менә Декада көннәрендә  рәсмиләштерергә тырыша.

Гадәттә, бу көннәрдә Абунәче көне үткәрелә. Бүген редакциядә шуларның беренчесе узды.

Традициягә кергәнчә, кунаклар килер алдыннан, йорт-җир тәртипкә китерелә. Иртән иртүк, кунаклар килгәнче, редакция хезмәткәрләре дә өмәгә чыкты, бина каршындагы территорияне җыештырды.

Аннары музыка кушып, тиз арада чәй табыны оештырылды. Редакция кызлары кунакларны һәм узып баручыларны самовардан кайнар чәй белән сыйладылар.

Мәсәлән, Удмурт Ташлысыннан Баулыга эш белән килгән Пчеловлар да безнең бина яныннан болай гына узып китә алмадылар. Чәй белән сыйланып, 60 сум почта ташламасы белән район газетасына язылып киттеләр.

Редакция хезмәткәрләре үзләренең укучылары белән аралаштылар, аларның теләк-тәкъдимнәрен язып алдылар. Әңгәмәчеләребезнең кайберләре, бәлки, киләчәктә язма һәм телетапшыру геройлары булырлар.

 

*Акция вакыты – 2021 елның 5-15 апрель көннәре. Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев