Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар Халыкара туган тел көнен билгеләп үткәннәр

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан, Татар Томбарлысы китапханәсендә балалар өчен «Туган телем – иркә гөлем» дип исемләнгән кичә үткәрелгән.

Чара бәйрәм тарихы белән танышудан башланып киткән.

"Татарстанда, татар авылында яшәгәнгә, туган телебез татар теле булганга, татарча сөйләшергә кирәклеген, моның мөһим булуын аңлаттым",– дип сөйләде "Баулы-информ" хәбәрчесенә китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова.

Балалар татар халык уеннарын, "Мәкальне дәвам ит" уенын уйнаганнар, туган телләрендә шигырьләр укыганнар, татар халкының музыка уен кораллары, ашлары, киемнәре турында сөйләшкәннәр. "Татар исемнәре" китабыннан үзләренең исемнәрен табып, аларның мәгънәләрен белү аеруча кызыклы булган. Чарада балаларның татарча белүләрен дә тикшереп караганнар. Балалар күңеленә "Сүзлек" уены аеруча хуш килгән. 

"Мәсәлән, мин татарча сүз әйтәм, балалар аның русчасын әйттеләр. Яки русча сүзнең татарчага тәрҗемәсен сорадым, – ди Эльвира Әхмәтҗанова. – Кызык та, кызганыч та: балалар шактый сүзнең татарчасын белмиләр. Бигрәк тә – элегрәк кулланылган сүзләрнең".

Укучылар китап күргәзмәсе белән дә танышканнар.

Фото: Татар Томбарлысы китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев