Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Татар Томбарлысы мәдәният йортында ял кичәсе үткәргәннәр.

"Шундый һөнәр бар – Ватанны саклаучы" дип исемләнгән ял кичәсе дустанә мохиттә үткән, анда өлкән яшьтәгеләр дә катнашкан. Бәйрәм чарасы Чулпан Хәнипов җитәкчелегендә эшләүче гармунчылар төркеме чыгышы белән башланып киткән, алар хәрби җырлар башкарганнар.

"Аннары, ир-егетләр, ике командага бүленеп ярыштылар, – дип хәбәр итте Татар Томбарлысы мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева. – Алар аркан тартышу, кул көрәше уеннарында катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Һәр команда үзенең девизын әйтте, җырлар башкарды".

Ир- егетләрне Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева Ватанны саклаучылар көне белән котлаган.  Аларга тыныч күк йөзе, сәламәтлек, бәхетле тормыш теләгән. 

Томбарлылар хәзерге вакытта Ватан сагында торучы ир-егетләрне, махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларын да искә алганнар, аларның җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калганнар.

Фото: Татар Томбарлысы мәдәният йорты архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев