Баулылар уяулыкны югалтмагыз
11 мартка булган мәгълүматка караганда, Баулы районында коронавирус инфекциясе йоктыруның яңа биш очрагы билгеле булган.
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Баулы районы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева сүзләренә караганда, пандемия башланганнан бирле, 11 мартка безнең районда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 58 очрагы теркәлгән. Хәзерге вакытта районда Ковид белән авыручы җиде кеше бар, алтысы – хастаханәдә, берсе амбулатор дәвалана. Элемтәдә булган алты кеше барлыгы билгеле.
8-11 мартта районда пневмония белән авыруның 14 очрагы теркәлгән, барысы да – өлкәннәр.
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев