Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар ураза гаетенә җыелды

Баулының бар мөселман халкы бүген иртән иртүк мәчетләргә ашыкты. Шулай булмый мөмкин түгел, чөнки бүген Ураза гаете билгеләп үтелә. Ай буена ашау-эчүдән баш тартып, ураза тоткан,  күркәм ифтар ашлары үздырган мөселманнар бүген бәйрәм итә.

Сәгать иртәнге алты тулып киткәч, “Өмет” мәчетендә Коръән аятләре уку башланды. Аларны бик моңлы итеп шәкерт Данир Хәнипов башкарды. Мәчеткә килүчеләр саны шактый иде, араларында яшьләр, балалар булуы да күркәм күренеш булды. Коръәннән соң, Рәсим хәзрәт Садыйков вәгазьләр укыды. 
Гает бәйрәме белән котларга Баулы муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин килде, ул мөселманнарга изге теләкләрен җиткерде. 
–Чын күңелдән Рамазан ае тәмамлану, Ураза гаете белән тәбриклим. Аллаһы тәгалә сезгә, йортларыгызга тынычлык, иман нуры бирсен. Уйларыгыз чиста булсын, Рамазан аеннан соң тагын да чистарынып китсен. Бәйрәм белән сезне, дин кардәшләр!
Якты теләкләрдән соң, мөселманнар гает намазы сафына бастылар. Аннары, Аллаһыны бөекләп, хөтбә әйттеләр.
Баулылы Гөлчирә Әхмәтова кечкенәдән ураза тота. Хәзер аңа 77 яшь. Бүгенге көндә дә ураза тота алганына шатланып туя алмый, Ураза бәйрәменә ихлас күңелдән ашкынып килгән.
– Рамазан аенда уразаларны тоттык, - ди Гөлчира апа. - Шулкадәр күңелле булды. Җитәкчеләргә рәхмәт. Автобус бирделәр, “Гали”, “Өмет” мәчетләренә йөреттеләр. Бик куандык. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызга разый булсын.
Тагын бер Рамазан ае артта калып бара. Киләсе Рамазан айларын да исәнлектә каршы алырга язсын. Ураза гаете мөбәрәк булсын!

Айгөл ХӨСӘЕНОВА фотосурәтләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ