Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар цифрлы телевидениегә күчә

2019 елның 14 октябрендә Татарстанда гомумроссия каналларын аналог трансляцияләү туктатыла. Цифрлы телевидениегә ничек күчәргә? Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев шул хакта җентекләп сөйләде.

– Илнар Рафаилович, әлеге эшнең координаторы кем, Баулы районы халкы бу уңайдан кая, кемгә мөрәҗәгать итә ала?

– Цифрлы телевидениегә күчү эшенең координаторы – Баулы муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге. Сораулар туган очракта, 6-07-14 телефоны аша шалтыратырга була, шалтыраталар да. Бүлек хезмәткәрләре аңлату эше алып бара, цифрлы приставка куюда ярдәм кирәк булса, йортка волонтёр җибәрелә. Баулы районы халкы белән цифрлы телевидениегә күчү буенча аңлату эше алып барыла: авыл торак пунктларында өйләр буйлап йөрелә, район сайтына, социаль челтәрләргә мәгълүмат эленә, район газетасында даими төстә мәкаләләр басыла.

– Бүгенге көндә халыктан шалтыратулар, заявкалар керәме? Булса, ничә кеше мөрәҗәгать итте?

– Икенче октябрьгә булган мәгълүматка караганда, 19 заявка керде, шул исәптән “кайнар линия” аша – дүртәү. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да ярдәм күрсәтелде, аңлату эшләре алып барылды. Халык белән эшләү өчен районда 21 волонтёр укытылды, алар транспорт чаралары белән тәэмин ителгән. Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып аңлатылды. 2019 елның 8 маенда аналог телевидениеле дүрт ветеранга санлы приставкалар тапшырылды, аларны урнаштыруда ярдәм күрсәтелде.

– Приставка сатып алуга нинди дә булса социаль түләүләр каралганмы? Кайсы категория гражданнар компенсация алырга хокуклы?

– Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Баулы муниципаль районы социаль яклау бүлеге нинди категория гражданнарга цифрлы телевидение сигналы кабул итү өчен цифрлы приставка һәм антенна алуга компенсация түләнүе турында аңлату эшләре алып бара. Андый ташламалар түбәндәге категорияләргә каралган:

– республика министрлар кабинеты карары (17.12.2004 №542) белән билгеләнгән тәртиптә балага айлык түләү ала торган, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр (тәрбиягә алынган балалар да керә);

– республикасы министрлар кабинеты карары (17.12.2004 №542) белән билгеләнгән тәртипә балага айлык түләү ала торган, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр;

– җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар (пенсионерлар гаиләләре);

– җан башына уртача кереме аена 20 мең сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлар гаиләләре).

Фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев