Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар, сәламәтлегегезне саклагыз

Яңа инфекциягә дүрт айга якын каршы тордык. Тик вирус безнең районга да үтеп керде. Баулыда авыруның җиңел формасы теркәлгән.

Коронавирус таралу хроникасы 2019 елның 31 декабреннән башланды. Ул көнне Кытайның Ухань шәһәрендә килеп чыгышы билгеле булмаган пневмония белән кимендә 27 кешенең хастаханәгә салыну турында хәбәр чыкты. 30 гыйнварда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус таралуны “халыкара гадәттән тыш хәл” дип таныды, оешманың генераль директоры Тедрос Адханом Гебрейесус “Твиттер”дагы аккаунтында шул хакта хәбәр итте. Һәм инде 31 гыйнварда Россиядә яңа инфекция йоктыруның беренче ике очрагы теркәлде.

Россиядә, дөньядагы хәл сәбәпле, тиз арада чара күрелә башлады – 29 гыйнварда илгә вирус керүне һәм таралуны булдырмау буенча ведомствоара штаб оештырылды. 13 марттан Россиядән Италиягә, Германиягә, Испаниягә, Франциягә һәм әлеге илләрдән безнең илгә очуларга чикләү кертелде, өч көннән соң – Евросоюз илләренә. Март ахырында башка илләр белән барлык очышлар туктатылды.

Илдә авыручылар саны арту нәтиҗәсендә, Россия президенты Владимир Путин, 4 апрельдән 30 апрельгә кадәрге көннәрне, хезмәт хакы сакланып, эшләми торган көннәр, дип игълан итте. Гражданнарга өйләрендә калырга, халык аеруча күп йөри торган урыннарга бармаска киңәш ителде. Татарстанда СМС-пропусклар хезмәте барлыкка килде, кешеләргә бик кирәк чагында гына шул пропусклар нигезендә, чыгу максатларын күрсәтеп, урамга чыгарга ярый.

Баулы районында үзизоляция вакыты сәламәтлек саклау киңәшләре (урамда мөмкин кадәр азрак кеше белән аралашу, куллар һәм бит гигиенасы, битлекләр һәм антисептик чаралар куллану) нигезендә бара. Шулай да коронавирус инфекциясе безнең районга да килеп җитте.

Шушы көннәрдә Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин “инстаграм”дагы шәхси битендә безнең төбәктәге санитар-эпидемиологик хәл турында халыкка мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, республикада яңа вирус белән авыруның беренче очраклары читтән кертелгән булса, хәзер инде 70 процентка якыны – аралашу нәтиҗәсендә йоккан очраклар. Авыруның күпчелек өлешенә беренче билгеләр күзәтелмәү хас. Ягъни кешеләр, кызганычка каршы, үзләре дә белмичә коронавирус инфекциясе таратучылар булып тора.

Рамил Гатиятуллин хәбәр иткәнчә, 4 апрельдә Баулы районында яңа вирус шиге белән бер пациент Әлмәт инфекция хастаханәсенә салынган, аның белән элемтәдә булган 19 кешене тикшергәннәр, анализ алганнар. Бәхеткә, әлеге кешедә авыру расланмаган, һәм ул узган атнада хастаханәдән чыгарылган. Элемтәдә булганнарда коронавирус расланмаган.

Район башлыгы 18 апрельдәге чыгышында Баулыда яңа вируска шик булган тагын бер кеше һәм аның белән элемтәдәге 42 кешенең барлыгын да әйтте. Рамил Гатиятуллин сүзләренә караганда, әлеге кешеләрнең барысы да авыру йогу куркынычы турында кисәтелгән, алар өйләрендә үзизоляциядә утыра.

Әлеге мәкалә басмага әзерләнгәндә, кызганычка каршы, алда телгә алынган баулылыда коронавирус диагнозы раслануы билгеле булды. Аның белән элемтәдә булган кешеләр ачыкланган, алар өй карантинында, анализлар алынган.

– Ул кеше өендә карантинда, хастаханәгә салынмады, чөнки авыру җиңел формада уза, – дип, әлеге хәлгә аңлатма бирде район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев.

20 апрельдә расланган авыру очрагы – безнең районда беренче очрак. Тагын шунысын ассызыклау зарур: күршеләребездә – Башкортостанның Октябрьский шәһәрендә – 2020 елның 20 апреленә Covid-19 йоктыруның җиде очрагы расланган. Бу хакта Октябрьский шәһәре администрациясе башлыгы Алексей Шмелёв оператив киңәшмәдә хәбәр иткән.

“Баулы-информ” редакциясе һәм Баулы районы җитәкчелеге шәһәр һәм район халкына өйдә утыру, үзизоляция режимын һәм шәхси гигиена саклау кирәклеген тагын бер кат искәртә.

Евгения Леванова

Фото: К.Гимазовой

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев