Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар сәламәт яшәү рәвеше яклы

14 августта Россиядә Физкультурачы көне билгеләп үтелә.

Физкультурачыр көне – ул профессиональ спортчылар бәйрәме генә түгел. Аны иртән йөгерүчеләр дә, скандинавия йөреше белән шөгыльләнүчеләр дә билгеләп үтә. Димәк ул безнең бүгенге героиняларыбызшың да бәйрәме. Чөнки алар иртәләрен зарядкадан, җәяү йөрүдән башлыйлар һәм моның белән якыннарына һәм танышларына яхшы үрнәк күрсәтәләр.

 

Хәрәкәтсез булмый

Туризм белән мавыгучы, актив, башкаларга да позитив энергия өләшүче Валентина Якупованы Баулыда күпләр белә.

– Минем бөтен тормышым спорт, туризм белән бәйле иде. Балалар белән походларда йөзләгән километр юл үтелде, – дип искә ала элек туризм буенча тренер булып эшләгән Валентина Сергеевна. – Татарстанда балалар белән походта булмаган урыннар калмады.

Пенсиягә чыккач та Валентина Якупова актив, ул бүген дә спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә, спортка башкаларны да җәлеп итә.

– Һәр иртә зарядкадан башлана. Инде өч ел йога күнегүләрен ясыйм. Шулай ук көн саен аллея буйлап таяклар белән йөрим. Миңа нәкъ менә шунда, юкәләр арасында йөрергә ошый, – дип дәвам итә безнең героиня. – Йөзәргә, теннис уйнарга, сәяхәт кылырга яратам. Ун ел инде мин ветераннар советында спорт өчен җаваплы, Баулы пенсионерларын спортка тартам. Менә инде 17 ел “Сәламәтлек” клубын җитәклим, анда пенсионерлар йөзү, гимнастика, тимераякта шуу белән шөгыльләнә.

Паркларда, терренкурда, шәһәр стадионнарында кулларында скандинавия таяклары булган кешеләрне очратырга мөмкин. Валентина Якупова сүзләренә караганда, Баулыда 150гә якын кеше скандинавия йөреше белән шөгыльләнә. Шактый кешегә ул үзе сатып алган скандинавия таякларын бүләк иткән.

– Миңа нибары 77 яшь. Әмма күпләр миңа үз яшемне бирми, – дип көлә ул. – Минемчә, бу сәламәт яшәү рәвеше, спорт, хәрәкәт нәтиҗәсе.

Ул үзенең танышларының да мөмкин кадәр озаграк актив, күтәренке кәефле, сәламәт булып калуын тели. Шуңа күрә үзе белән күршеләрен дә аллеяга чакыра. Сүз уңаеннан, Валентина Сергеевна белән очрашкан көнне аның янәшәсендә Гөлҗәннәт Миңневәлиева да бар идеы. Валентина Якупова күршесен таяк белән дөрес йөрергә өйрәтте.

– Мин скандинавия таяклары белән өч ел элек йөри башладым, – ди Гөлҗәннәт Нигъмәтулла кызы. – 80 яшьне узгач, аяклар йөрми башлады, шуңа да скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә булдым. Урын өстендә ятасы килми. Көнгә бер генә тапкыр булса да йөреп керергә тырышам.

Пенсионер сүзләренә караганда, ул гомер буе ашханәдә кондитер булып эшләгән.

– Гел аякта идем, эш авыр булды. Шул вакыттагы авыр хезмәт хәзер үзен сиздерә. Авырулар елдан-ел арта гына бара. Ярый әле шундый инициативалы күршем бар, ул безгә иренеп диванда ятарга мөмкинлек бирми, – дип билгеләп үтте Гөлҗәннәт Нигъмәтулла кызы.

 

Яшәү өчен яшим

Һәркөнне Инстаграмда Альбина Хәлиуллина төшергән Баулы күренешләре – яңа фотолар һәм видеолар барлыкка килә. Ул аларны иртән йөрергә чыккач төшерә. Үзем дә табигатьнең, шәһәребезнең матурлыгына сокланам һәм бу гүзәллек белән үземнең подписчикларым белән уртаклашам, ди ул.

– Мин һәрвакыт актив булдым, тик скандинавия таяклары белән 2012 елда лаеклы ялга чыккач кына йөри башладым, – дип сөйләде Альбина Камиловна хәбәрчебезгә. – Мин идарәче компаниядә йорт идарәчесе булып эшләдем. Ул чакта скандинавия йөреше өчен вакыт калмый иде.

Безнең героебыз, интернеттагы мәкаләләрне укып, скандинавия таяклары белән дөрес йөрергә өйрәнгән. Йөрүдән файда үзен озак көттермәгән. Скандинавия йөреше аңың хәлен яхшырткан, авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән.

– Йөргәндә куллар гел хәрәкәттә, бу кан әйләнешен яхшырта. Бу үпкәләр, йөрәк-кан тамырлары системасы өчен бик файдалы, – дип дәвам итте ул. – Әкрен йөрсәм, тиз арыйм. Ә скандинавия таяклары белән озак йөри алам, арымыйм. Иешәр сәгать йөргән көннәрем күп.

Альбина Хәлиуллина шәһәрлеләр йоклаганда, иртән терренкурада йөрергә ярата.

– Иртәнге бишенче яртыда мин чыгам инде, – дип уртаклашты ул. – Әгәр иртән урманга бармыйм, кошлар җырлавымны тыңламыйм һәм табигать энергиясе белән тулыланмыйм икән, минем көнем бушка үткән кебек була. Күргәннәрем белән Мин Инстаграмда уртаклашам, күп фикерләр алам. Бу әле кайберәүләргә сәламәт яшәү рәвешенә күчәргә этәргеч бирә.

Альбина Камиловнаны яңгыр да, буран да куркытмый. Елның теләсә кайсы вакытында аны скандинав таяклары белән урамда күрергә була.

– Табигатьнең начар көне юк, һәрбер көн үзенчә рәхәт, – дип елмая активистка. – Минем девизым – яшәү өчен яшим. Минем оныкларым бар, мин аларның туйларда йөрергә тиеш әле. Оныкларымның бәбиләрен дә сөясем килә. Картлык таулар артында түгел, аңа алдан әзерләнергә кирәк. Картлык көнендә нинди булачагыбыз үзебездән дә тора. Шуңа күрә иренмәскә, хәрәкәт итәргә, үзеңне йомшак түшәктән торгызып чыгарга һәм алга барырга кирәк.

 

Җәяү йөрү сәламәтлекне ныгыта

Альбина Хәлиуллина янәшәсендә һәрвакыт тагын бер җәяүлене – 75 яшьлек Марина Карпованы очратырга мөмкин. Күп еллар ул йөгерү белән шөгыльләнгән. Аның сүзләренә караганда, Потапово-Томбарлы юл чатына кадәр йөгерә булган.

– Шәһәр үзәгендә яшәдем, укучылар йортында эшләдем. 20 елга якын мин даими рәвештә йөгерү белән шөгыльләндем, – дип башлады сүзен Марина Карпова. – Баулының төньяк-көнбатыш өлешенә күчкәч, скандинавия йөреше белән шөгыльләнә башладым.

Һәр иртәне ул зарядкадан башлый, шуннан соң, кулларына таяк тотып, йөрергә чыга. Бер сәгать тирәсе ул терренур буенча йөри.

– Моннан тыш теннис уйныйм, йөзәм, – дип сөйләде ул. – Спорт белән шөгыльләнү кәефне күтәрә, сәламәтлеккә яхшы йогынты ясый. Авырмыйм, димәк, файдасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев