Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар – һәр эштә мактаулылар

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан, Татар Томбарлы авылы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанованың хезмәт ветераннары турындагы язмасын тәкъдим итәбез.

Татар Томбарлы авылында яшәүче Зәйтүн һәм Сәрия Шәмсетдиновлар – авылыбызда үрнәк гаиләләрнең берсе. 60 елдан артык, иңне-иңгә куеп, матур, тигез тормыш кичерәләр алар.

Зәйтүн абыйның да, Сәрия апаның да балачаклары дәһшәтле сугыш елларына туры килгән. Тормышның ачысын, төчесен күргән бу кешеләр бүгенгесе көндә, булганына шөкер итеп, һәрбер көнгә сөенеп, балаларының игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшиләр.

Сәрия апа белән Зәйтүн абый икесе дә гомер буе авыл хуҗалыгына хезмәт итеп, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булганнар. Гаиләләрендә биш бала тәрбияләп, Сәрия апа “Ана медале” белән бүләкләнгән. 38 ел тракторчы булып эшләгән Зәйтүн абыйның тырыш хезмәте бик күп мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, медальләр белән бәяләнгән. Шуларның иң зурысы – “Өченче дәрәҗә хезмәт даны ордены”.

Алар бүген дә актив тормыш белән гомер итәләр. Бакча тутырып бәрәңге, җиләк-җимеш  үстерәләр. Ә ишегалдында үскән аллы-гөлле чәчәкләр, тәрәзә төбендәге  гөлләр хуҗабикәнең уңганлыгын, матурлык һәм пөхтәлек яратканын күрсәтеп тора. Вакытны бушка уздырырга яратмый алар, бүгенгесе көндә дә себерке бәйләп, авыл хуҗалыгына файда китерәләр.

Сәрия апага күптән түгел 83 яшь тулды, Зәйтүн абый 85 яшь белән бара. Тормыш корганнарына гыйнвар аенда 62 була икән инде. Тормышның ямен, ашның тәмен белеп яшәүче бу гаилә соклану хисләре уята, алар бар кешегә үрнәк булып тора.

Эльвира Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев