Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар психологларга ешрак мөрәҗәгать итә башлаган

Бүген, 22 ноябрьдә, Психолог көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, “Баулы-информ” хәбәрчесе “Шәфкатьлелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Илмира Әюпова белән әңгәмә корды.

– Илмира, аңлатып үтегез әле, кем ул психолог, ул ни өчен кирәк?

– Психолог – кешеләрнең күңелен дәвалаучы белгеч ул, шул ук вакытта ул табиб түгел. Психотерапевтлар исә төрле куркулар һәм бәйлелек белән эшли. Табиб-психиатрлар тирәнрәк дәвалау алып бара. Мәсәлән, депрессияләрне. Психологлар исә, кешеләрнең аңын анализлап, аларның проблемаларын чишәргә ярдәм итәләр. Мәсәлән, кеше кыен тормыш хәленә юлыгып, нәрсә эшләргә белми аптырап калырга мөмкин. Бу очракта психолог бу проблемадан чыгу юлын табарга булыша.

 – Баулыда психологка бик мөрәҗәгать итмиләр, дигән фикер яшәп килә, бу чынлап та шулаймы?

– Нигездә, бу чыннан да шулай. Шалтыратып, очрашу билгеләп, килми калу очраклары булгалады. Мондый хәлләрнең сәбәпләре төрле: психологның белеме җитмәс, барыбер мине аңламаслар, дип курку, “Кеше ни әйтер?” яки “Психологка барырга мин псих түгел бит”, “Вак-төяк проблема белән психологка барып та тормыйм”, – дип уйлау. Шуны ассызыклап әйтәм: менә шул вак-төяк тоелган проблемалар еллар буе җыелып килеп, өзлегүләр килеп чыгуы бар.

– Баулы районында сезгә кемнәр ешрак мөрәҗәгать итә – ир-атлармы, хатын-кызлармы?

– Клиентларның 70 проценты – хатын-кызлар. Психологка еш кына балаларын проблемалы балалар дип санаучы әниләр килә. Берничә сеанстан соң, ана кешенең кайчандыр начар үрнәк күрсәткәнлеге ачыклана. Мондый әңгәмәләр вакытында өлкәннәр үзләре турында шактый нәрсәгә төшенә. Үз-үзләрен аңлау аларга балалары һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән үзара мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итә. Психологка ир-атлар бик сирәк мөрәҗәгать итә. Гадәттә, алар психологка бик үк ышанып бетмиләр, барысын да сөйләмиләр.

– Баулылар, нигездә, сезгә нинди проблемалар белән киләләр?

– Гаджетларга бәйлелек проблемасы белән аеруча еш мөрәҗәгать итәләр. Ата-аналар онлайн-уеннар уйнауны тыйганда, балаларының агрессивлык күрсәтүләреннән, башкалар белән аралашудан туктауларыннан зарланалар. Тик әңгәмә барышында шул ачыклана: кайчандыр ата-аналар балаларына ул гаджетларда озак вакыт утырырга үзләре үк рөхсәт иткәннәр, хәзер исә кинәт кенә тыялар. Ата-аналар күп вакытларын эштә үткәрә, өйдә дә мәшәкатьләр җитәрлек һәм, шунлыктан алар, үз эшләре белән мәшгуль булыр өчен, балага телефон тоттыралар – уйнасын, иң мөһиме, комачауламасын, дип фикер йөртәләр. Минем практикада проблемалы гаиләләр дә булгалады. Кайбер гаиләләргә катгый рәвештә психологта тернәкләнү узарга киңәш итәләр. Шуны аңлау мөһим: үз проблемасын хәл итәргә теләге булган кешеләр мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итә. Ә мәҗбүриләп алып килгән кешеләр беләш эшләве кыенрак.

– Клиентның проблемасын хәл итә алмаган очраклар булганы бармы?

– Бар, билгеле. Психолог кешегә ошап бетмәскә мөмкин. Бу очракта клиент башка психологка барырга хокуклы. Бу нормаль күренеш. Психологлар практикасында тагын шундый хәлләр дә булырга мөмкин: клиентның проблемасын хәл итү өчен, башка белгечләр ярдәме дә кирәк булуы бар. Һәм без, психологлар, аңа ул белгечләргә барырга киңәш итәбез.

– Соңгы елларда, айларда психологларга мөрәҗәгать итүчеләр саны арттымы?

– Әйе, Баулы районында психолгка ярдәм сорап килүчеләр саны арту күзәтелә. Хәзер бит массакүләм мәгълүмат чаралары бик яхшы эшли: кешеләр психологларның төрле тармакларда эшләвен күреп тора. Җәмгыятьтә психологларның роле сизелерлек артты. Чөнки кешеләргә үзләренең проблемалары турында якыннарына түгел, ә чит кешеләргә сөйләргә җайлырак. Моны “поезд эффекты” дип атарга мөмкин: чит кеше белән вагонда барасың һәм, аны башка беркайчан да очратмам дип, аңа эч серләреңне сөйлисең.

– Кешенең психологик халәте аның бөтен организмына йогынты ясый, дигән фикер бар, бу дөресме?

– Әйе, өлкәннәр өчен аеруча. Эштәге стресс, өйдәге дискомфорт нәтиҗәсендә кешедә псориаз, инфаркт, инсульт, шикәр диабеты һәм башка авырулар баш калкытырга мөмкин. Бу инде психосоматика. Бөтен авырулар нервыдан, диләр бит. Мин психосоматика белән эшләмим, шулай да, проблемаларны артык зурга киткәнче хәл итәргә кирәк, дигән фикердә торам.

– Мобилизация буенча алынган кешләрнең гаиләләре белән эшләргә туры килдеме?

– Соравыгыз өчен рәхмәт. Бүгенге көндә бу тема аеруча мөһим. Шундый очраклар булганы бар: егетләр һәм ир-егетләр, якыннарына куркыныч янамасын дип, алардан читләшәләр. Андый ир-егетләр, якын кешесе аның өчен борчылмасын дип, мөнәсәбәтләрне өзү ягын карыйлар. Мондый хәлләргә юлыккан кешеләргә “мин-концепция”сен “без-концепция”сенә алыштырырга киңәш итәм. Ягъни ул ир-егеткә, “без” синең өчен борчылабыз, “без” сине сагынып көтәбез, “без” синең белән горурланабыз, дигән фикерне җиткерергә кирәк. Хатын-кызларга тынычрак булырга киңәш итәм: мобилизацияләнгән ир-атлар хәзерге вакытта сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Алар сезнең таяныч булуыгызны, аларга ышануыгызны, алар кабул иткән карарны хөрмәт итүегезне тойсын. Чөнки ир-атка үзе белән горурлануларын, аның кадерле булуын белү көч бирә. Аның белән телефоннан сөйләшкәндә, һич кенә дә еларга кирәкми.

– Илмира, башка кешеләрнең борчуларыннан, проблемаларыннан ничек арынасыз?

– Студент елларында безне эчтән генә “пыяла купол” кигән кебек хис итәргә өйрәттеләр. Бу техника миңа әле дә ярдәм итә. Билгеле, без һәр клиент өчен борчылабыз, һәрберсенә ярдәм итәсе килә. Миңа мөрәҗәгать иткән кешегә ярдәм итә алсам, сөенәм. Һәр сеансны, бу кешегә ярдәм итә алачакмын, аның проблемасын хәл итә алачакмын, дигән уй белән башлыйм.

– Ни өчен Сез кеше күңелен дәвалау юлын сайладыгыз?

– Кечкенәдән үк мин бөтен кешегә яхшы мөнәсәбәттә булдым: кешеләрне тыңлый белдем һәм аларга ничек тә ярдәм итәргә тырыштым. Психология белән җитди рәвештә шөгыльләнә башлагач, бу юлның минеке икәненә төшендем.

__________
Әңгәмәбез ахырында Илмира Әюпова баулыларга үзләренең сәламәтлекләрен кайгыртып яшәргә киңәш итте: стресс вакытында сулыш алу техникаларын кулланырга, йога белән шөгыльләнергә, физик күнегүләргә һәм саф һавада йөрергә вакыт табарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев