Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар Җәлилне азербайҗан, төрек телләрендә укыйлар

Бүген «Җәлил укулары» өченче халыкара әдәби шигырь укучылар конкурсының Баулы этабы уза. Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә ул онлайн форматта үткәрелә.

Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлеге җитәкчесе Фәридә Зыярова сүзләренә караганда, узган ел баулылар конкурста уңышлы чыгыш ясаган – зона этабында гына катнашып калмыйча, финалга да чыгучылар булган. Исегезгә төшерәбез, 1 нче мәктәп укучысы Никита Изюмов «Җәлил укулары» икенче халыкара шигырь укучылар конкурсында җиңүче исеменә лаек булган иде.

– Быел конкурста катнашучылар былтыргы белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк,дип сөйләде «Баулы-информ» хәбәрчесенә Фәридә Зыярова. Быел кайбер үзгәрешләр бар. Беренчедән, бәйне онлайн форматта үткәрелә – катнашучылар безгә видеоэшләрен җибәрде, бүген аларны карап, бәя бирәбез. Узган елларда өч яшьтән алып 25 яшькә кадәр кешеләр катнаша алса, быел, яшенә карамыйча, теләгән һәркем катнаша ала.

Катнашучылар арасында өч яшьлек сабыйлар да, ветераннар да бар, барлыгы 110лап кеше.

Баулылар дүрт номинациядә катнаша: Муса Җәлил татар телендә, Муса Җәлил рус телендә”, “Яшь җәлилчеләр,Җәлил дөнья халыклары телләрендә. Быелгы бәйгенең тагын бер үзенчәлеге шунда: инглиз телендә укудан тыш, бу юлы катнашучылар Җәлилне азербайҗан һәм төрек телләрендә дә укыйлар.

Хәзерге вакытта жюри әгъзалары катнашучыларның видеоязмаларын карый. Ә кемнәр иң яхшы укучы дип табылуын, без сезгә соңрак хәбәр итәрбез.

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев