Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар Корбан бәйрәменә җыелды

Корбан гаете ураза тәмамланып нәкъ 70 көннән соң бәйрәм ителә, ул өч көн дәвам итәчәк. Бу көнне барлык мәчетләрдә бәйрәм намазы укыла. Баулының үзәк “Гали “ мәчетендә дә иртә таңнан халык җыела башлады.

 Мөселманнар дин һәм әхлак турында вәгазь, үгет-нәсыйхәтләр тыңлады. Фәнүр хәзрәт Шәмсетдинов Корбан бәйрәменең кайдан килеп чыкканын сөйләп, тарихы белән таныштырып үтте. 

Елына бер генә килә торган бәйрәмгә Баулы мунициапль район башлыгы Рамил Гатиятуллин да килгән иде, ул баулыларны бәйрәм белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юллады.

Аннары барысы да гает намазы сафларына тезелде. Биредә өлкәннәрдән кала кечкенә сабыйларны күрү дә шатлыклы иде. Гает намазыннан соң халык корбан чалу йоласына ашыкты. 

Баулылы Рәис Галиуллин бар шартларын китереп корбан чалуны изге гамәлләрдән саный. 

–       Ел саен корбан чалырга тырышабыз,- ди ул. - Бу елны да изге ниятне үтибез. Корбан чалганнан соң, гаиләбез белән йортыбызда бәйрәм табынына җыелабыз. Барлык мөселман кардәшләрне бәйрәм белән котлыйм.Дөньяларыбыз тыныч, табыннарыбыз мул, барыбыз да сәламәт булыйк. 
Бу көнне корбан чалу өчен берничә сарык һәм үгез китерелгән иде. Махсус билгеләнгән урында мөселманнар корбан чалу йоласын үтәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев