Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар ишегалларын төзекләндерүгә кагылышлы тәкъдимнәрен җиткерә

Шәһәрнең алты ишегалдында ремонт эшләре 40 процентка башкарылган.

Быел “Безнең ишегалды” республика проекты тормышка ашырыла башлады, Баулыда 16 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Әлегә алтысында эш алып барыла. Аларда эшләр 40 процентка үтәлгән, һәм төзекләндерү буенча әле дә халык белән фикер алышулар үткәрелә, планга төзәтмәләр кертелә. Шушы көннәрдә Пушкин урамындагы 45нче һәм 45А санлы йортларда яшәүчеләр белән очрашу булды.

Очрашу узачак подъезд янына тиешле вакытка 15ләп кеше җыелды. Бераз соңрак, башкалар да килде. Алар фикер алышуда активлык күрсәттеләр, дөресрәге алар – йортның инициатив төркеме. Шуңа күрә алар эшләр башланганчы ук биредә нәрсәләр эшләнәчәген белеп торган. Кайбер эш төрләре буенча нәкъ менә алар тәкъдимнәрен һәм теләкләрен белдерделәр. Мәсәлән, карт агачларны кисеп, алар урынынына автостоянка булдыру фикерен әйттеләр. Сүз уңаеннан, биредә стоянканы шактый киңәйткәннәр, һәм биредә яшәүчеләр әйтүенә караганда, ишегалды иркенәеп киткән.

Проект буенча, Пушкин урамындагы 45нче йорт ишегалдында балалар мәйданчыгы да каралган. Ул стоянкадан ерак түгел урында булачак, шуңа күрә әни кешеләр коляскаларын шунда калдыра алачак, моның өчен махсус территория булдыру күздә тотыла. Дөрес, биредә ул урынны киртәләп алу зарур, бу уңайдан әле сөйләшү бара. Эш шунда: Пушкин урамындагы ике ишегалдында балалар мәйданчыгы стоянка белән бер дәрәҗәдә булмаячак, ул бераз күтәртелеп ясалачак. Шуңа күрә, балалар белән йөрү өчен куркынычсыз булсын өчен, биредә балалар зонасын дөрес итеп  ясау буенча уйларга кирәк.

Инде хәзер үк әлеге ишегаллары үзгәреш кичерә, һәм аларның ничек үзгәрәчәген күз алдына китереп була. Сүз уңаеннан, стоянкада асфальт түшәлмәсә дә, вак таш кына җәелгән булса да, анда инде машиналар куя башлаганнар.

Киләчәктә биредә тротуарлар ясау да күздә тотыла, дөрес, асфальтланган тротуар хәзер балконнар астында түгел, бераз ерактарак булачак. Бу да куркынычсызлык максатыннан эшләнә. Эш шунда: кыш көне йорт түбәләрендә боз сөңгеләре хасил була, һәм балкон астыннан йөрү куркыныч тудыра иде. Биредә, подъездлардан ерак түгел урында, яшел зона да булдыру планлаштырыла. Анда кешеләр чәчәкләр, куаклар һәм җиләк-җимеш агачлары, мәсәлән, чия утырта алачак.

Ишегалларын өч яктырткыч яктыртачак. Моның өчен энергия саклаучы махсус лампалар куелачак. Моннан тыш, биредә ишегалдын күзәтү өчен видеокамера да кую күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев