Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар “Ишегалды белән җырлыйбыз” акциясенә кушылды

Бөек Җиңү көне алдыннан күпфатирлы йортлар алды территориясендә “Ишегалды белән җырлыйбыз” Бөтенроссия акциясе узды. Мондый концертлар сугыш һәм тыл ветераннары яшәгән күп катлы йорт ишегалларында үтә. Әлеге чара 27нче микрорайонда башланды.

Бөек Ватан сугышы чорларында яратып башкарылган, халык күңеленә кереп калган җырлар... Боларның барысын да берничә көн дәвамында мәдәният йорты артистлары җирле халыкка яңгыратачак. Җиңү бәйрәме алдыннан “Ишегалды белән җырлыйбыз” акциясе ел саен уздырыла.

– Без микрорайонда яшәүчеләр бик шатбыз шундый концерт оештырганнары өчен, – ди “Наш двор” территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Рәмзия Фәтхуллина. – Әлеге чара матур традициягә әйләнде. Эш көненә дә, һава торышының салкын булуына кармастан да халык җыелышып чыккан. Җиңү бәйрәмен барыбыз да көтеп алабыз. Бу бәйрәмне юкка гына күз яшьләре белән бәйрәм димәгәннәр. Сугыш бер гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Минем бабам фронтта һәлак булган, тормыш иптәшемнең әтисе дә сугыш инвалиды иде. Минем әти-әниләрем дә тыл ветераннары, аларга да җиңел булмаган. Шундый матур концерт оештырганнар, үзебезнең артистларга беркем дә җитми, рәхәтләнеп җырлар тыңлыйбыз.

Ишегалдында моңлы җырлар ишетелү белән халык концерт карарга җыелды, бергәләп артистларга кушылып җырлады. Кайберәүләр агитбригада чыгышын тәрәзәдән күзәтте.

Фәния Гәрәева Җиңү көнен һәр ел саен дулкынланып каршы алам, күңелләрем тула ди. Бүгенге концертны карап, үткәннәрне, сугыш кырында катнашкан әтиләрен искә төшерә ул.

–Искә төшереп, елыйсылар килеп китте, – ди Фәния ханым. – Минем әтием, кайнатам да сугышта булган. Күптән мәрхүм булганнарны искә алып, бик матур концерт оештырганнар, бәйрәм алдыннан безнең күңелләрне күтәргән өчен рәхмәт яусын.

Ишегалдында яңгыраган җырлар бәйрәм кәефе өстәп, Бөек Ватан сугышы елларында солдатларны рухландыру өчен узган концертларны хәтерләтә.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев