Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар эшкә такыр юлдан барсын

Шәһәребез чиста һәм матур булсын өчен, аның һәр почмагын тәртиптә тотарга кирәк. Моның белән урам җыештыручылар шөгыльләнә. Нина Краснова ишегалды җыештыручы булып дистә елга якын эшли.

Нина Краснова “Комфорт” җәмгыятендә урам себерүче булып унынчы ел эшли. Иртәнге җидедән башлап кичке сәгать дүрткә кадәр ул ишегалларын себерә, кар көри, боз вата һәм башка шундый эшләрне башкара. Нина Октябрь Мәйданындагы 9нчы, Ленин урамындагы 16нчы, Пушкин урамындагы 35нче йортлар ишегалларын тәртиптә тоту өчен җаваплы.

– Кар күп явып үткәннән соң, халык йөри торган җирләрдә кар өемнәре булмасын өчен, тротуарларны чистартабыз, – ди Нина. – Шәһәр халкы күпләп йөри башлаганчы тапталмасын дип иртүк эшкә тотынырга тырышам.

Урам себерүче булганчы Нина халыкны социаль яклау бүлегендә эшләгән. Биш ел дәвамында алты әби караган, өлкән яшьтәгеләргә хезмәт күрсәткән.

– Әбиләрем акрынлап үзләре йөри башлады, аннары берсе дә калмады, шуңа да икенче эш эзләргә туры килде. “Комфорт”ка килдем. Ишегалды себерүче булып ике-өч ай гына эшләрмен, авыр булыр, дип уйлаган идем, инде бер дистә ел үтеп киткәнен сизми дә калганмын. Бик ошый эшем. Җитәкчебез Илдар Әсәдуллинның кайгыртуын тоеп торабыз. Әгәр дә бик күп кар явып китсә, слесарьларны да ярдәм итәргә җибәрә. Төшке ашсыз, соңга кадәр дә эшләгән чаклар була. Бик нык салкын көннәрдә җитәкчебез җылы чәй, пирожкилар белән дә сыйлый. Һәрвакыт хәлебезне, сәламәтлегебезне сорашып тора. Эштә авырлыклар сизмим, ул бер көйләнгән килеш бара.

Урам себерүче булгач, җирдә яткан, кемнәндер төшеп калган әйберләргә дә тап булырга мөмкин. Нина ханымның да 500 сум акча тапканы булган.

– Ул акчаны да хуҗасын табып бирдем, – ди мәрхәмәтле Нина ханым.

Хатын-кызның эше тавык чүпләп бетергесез, диләр. Төп эшеннән кала, Нина ханымны йортында гаиләсе, балалары, ихата тулы мал-туары да көтә.

 Нина Краснова кебек уңган, җитез ишегалды себерүчеләр булганда һәр җирдә тәртип һәм чисталык булыр. Менә шундый гади генә хезмәт башкарган, искитмәле ханымның хезмәтен җитәкчеләре дә күрә белә, ул күп тапкырлар мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына ия булган кеше.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев