Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар депутатларга тәкъдимнәрен калдыра

Баулыда “Минем депутат” мобиль кабул итү бүлмәсе эшли башлады. Шәһәрлеләр һәм Александровка, Кызылъяр һәм Исергәп авылларында яшәүчеләр депутатларга тәкъдимнәрен калдырды инде. Биш көн эшләү барышында мобиль кабул итү бүлмәсенә тәкъдим кергән.

Узган атнада мобиль бригада шәһәрнең үзәк мәйданында һәм Баулының түбәнге өлешендә “Ватан” паркы янында эшләде. Бер көн эчендә депутатларга мобиль каблу итү бүлмәсе аша биш кеше мөрәҗәгать иткән.

– Шәһәрлеләр, нигездә, “Безнең ишегалды” программасы буенча ишегалларын төзекләндерүне, подъездларны капиталь ремонтлауны сорады. Шулай ук шәһәрдә су белән тәэмин итү буенча да мөрәҗәгатьләр керде, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә җәмәгать кабул итү бүлмәсе белгече һәм мобиль бригада җитәкчесе Евгений Устин. – Без инде ике атна эшлибез. Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгыш диярлек йөреп чыктык. Республикада шундый алты машина эшли.

Евгений Устин сүзләренә караганда, эшли башлаганнан бирле, мобиль кабул итү бүлмәсе үзенең нәтиҗәлелеген дәлилләде, чөнки ул торак пунктларга килә һәм аңа еракта урнашкан шәһәр һәм авылларда яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итә ала.

26 августта – Новоразеченск, Покров-Урыстамак, Татар Томбарлы, 28 августта Кырымсарай, Потап-Томбарлы, Алексеевка авыллары кешеләре мобиль кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә ала.  29 августта мобиль бригада кабат Баулыда эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев