Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар Бөтенроссия тарихи диктантында катнашты

Диктант үткәрү датасы очраклы сайланмаган: 1945 елның 3 сентябре – Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн. Диктант киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, яшьләрнең тарихи грамоталылыгын арттыру һәм аларга патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелде.

Баулылар белемнәрен шәһәрнең 6нчы мәктәбендә  сынап карады. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарина Ганиева билгеләп үткәнчә, район авыл җирлекләрендә яшәүчеләр диктантта онлайн режимда катнаша алган.

Бу көнне, тарихтан белемнәрен искә төшерү өчен, Баулы районы җитәкчелеге вәкилләре дә парта артына утырды.

Диктант берничә кабинетта узды, бу катнашучыларны һәр партага берешәрләп яки шахмат тәртибендә утыртыр өчен эшләнде. Башта катнашучылар өчен махсус инструктаж үткәрелде: мәсәлән, элемтә чаралары куллану, сөйләшү яки предметлар алмашу, мәктәптән җаваплы бланкны алып чыгу яки диктант биремен фотога төшерү тыелды. Һәр катнашучының өстәлендә биремнәр язылган бланк һәм кара төстәге ручка гына булырга тиеш иде.

Диктантта 64 кеше – укучылар, укытучылар, төрле оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре һәм теләге булган һәркем – катнашты

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев