Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар бөртекләп печән җыялар

Басуларда эш кайный. Бүгенге көндә хуҗалыклар терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. Беренче булып печән әзерләүне «Кызылъяр» һәм «Бәкер» хуҗалыклары төгәлләде. Атна ахырына печән әзерләүне «Николашкино» җәмгятендә дә төгәлләячәкләр.

Баулы районында күпьеллык культураларны 6000 гектарга якын мәйданда үстерәләр. Катнаш үләннәр 3000 гектар мәйданны били. Шулай ук 1000 гектардан артык мәйданда – судан үләне һәм 1600 гектарда донник үстерәләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин сүзләренә караганда, район территориясендә 15 апрельдән бүгенге көнгә кадәр яуган явым-төшемнәр нибары 21 миллиметр тәшкил иткән. Аномаль эсселек һәм яңгырлар аз булу күпьеллык үләннәрнең, азык һәм бөртекле культураларның үсешенә тискәре йогынты ясады. Хуҗалыклар быел печәнне узган елга караганда якынча 50 процентка кимрәк әзерли.

 «Николашкино» җәмгыяте 500 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр үстерә. Бүгенге көндә алар 350 тоннага якын печән җыеп алган. Эшне атна ахырына тәмамларга һәм 550 тоннага якын печән җыярга планлаштыралар.

– Узган ел 1300 тонна печән җыйдык, бу 3600 рулон, ә быел барлыгы 1400ләп рулон чыгачак, – дип уртаклашты безнең хәбәрчебез белән «Николашкино» ширкәте җитәкчесе Гөлнара Сәмикова.

«Кызылъяр» җәмгыятендә 700 тонна печән җыеп өеп куелган, бу узган елгы күрсәткечләрнең 70 процентын тәшкил итә. Моннан тыш, бюджет оешмалары хезмәткәрләре ярдәме белән җитәрлек күләмдә яфрак азык әзерләнгән.

Бүгенге көнгә район буенча 7915 тонна печән һәм 6120 тонна сенаж, 10 тонна яфрак азык әзерләнгән.

 

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев