Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар “Бердәм Россия” өчен тавыш биргән

Баулы муниципаль районында VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауга нәтиҗә ясалды. Тавышларны санаганнан соң, “Бердәм Россия” партиясе җиңүе билгеле булды. Ул сайлаучыларның 75,42 процент тавышын җыйган.

Икенче урында КПРФ – 13,02 процент, өченчедә – ЛДПР (3,71 процент).

Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе” – 2,53 процент, Россия коммунистлары – 2,31 процент, Гадел Россия 1,93 процент, ә Үсеш партиясе 1,09 процент тавыш җыйган.

Сайлауларда барлыгы 26849 райондашыбыз катнашкан, сайлаучыларның 83,97 проценты участокларга килгән . Район авылларында уртача күрсәткеч шәһәрнекеннән югарырак – 94,3 процент (Баулы шәһәрендә-77,9 процент).

33нче бер мандатлы Көньяк-Көнчыгыш сайлау округы буенча иң күп тавышны Бердәм Россия партиясеннән тәкъдим ителгән Ирек Салихов җыйды – 72,4 процент. Икенче урында – КПРФ кандидаты Азат Садыйков (14 процент), үзен-үзе кандидат итеп тәкъдим иткән Римма Мөхәммәтшина 13,5 процент тавыш җыйган.

Республика үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, Бердәм Россия” партиясенә – 72,43 процент, КПРФ өчен – 10,74 процент, Гадел Россия”гә – 3,96 процент, ЛДПР өчен – 3,79 процент, Россия коммунистлары”на – 3,65 процент, Пенсионерлар партиясе”нә – 2,47 процент, Үсеш партиясенә 1,82 проценты  кеше тавыш биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ