Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар арасында иң күп укучы

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте бүләгенә абунә акциясендә катнашкан 4нче гимназия директоры Ирина Гыймазетдинова лаек булды.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең төп офисында 2019 елның икенче яртыеллыгана “ТАТМЕДИА”ның кимендә өч басмасына абунә рәсмиләштергән татарстанлылар арасында бүләкләр уйнатылды. Бүләкләр акциядә теркәлгән катнашучыларның тәртип саннарына туры килә торган 1дән алып 178гә кадәр саннар язылган карточкаларны лототроннан алу юлы белән уйнатылган.

Әлеге бүләкләр уйнату нигезендә, төп бүләккә – телевизорга Әтнә районы кешесе ия булган. Шулай ук башка бүләкләр – сарык йоныннан юрганнар, блендерлар, ит тарткычлар, мультиваркалар – уйнатылган.

Бүләкләр уйнату нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә, Татарстанның һәр районында иң актив абунәчеләргә кызыксындыру бүләкләре бирелгән. Шундый абунәчеләр арасында райондашыбыз Ирина Гыймазетдинова да бар.

Ирина Нурфаязовна “ТАТМЕДИА”ның 12 басмасын даими яздыра. Алар – һөнәри, әдәби, иҗтимагый-сәяси басмалар, балалар һәм хатын-кызлар өчен газета-журналлар.

– Әнием сөйләвенчә, мин өч яшемдә укырга өйрәнгәнмен. Китап уку белән кызыксыну кече яшьтән килә, еллар узу белән арта бара, – ди Ирина Нурфаязовна. – Еш кына шундый фикер ишетергә туры килә: хәзер интернеттан да бар мәгълүматны табып була, кәгазь басмаларның кирәге юк, диләр. Тик мин бу фикер белән килешмим. Газета-журналларда интернетта булмаган бик күп нәрсә басыла. Әле тагын уку культурасы дигән төшенчә бар, һәм ул эшкә барганда яки табибка чиратта торганда смартфоныңнан яңалыклар тасмасын карап утыру белән бәйле түгел.

Ирина Гыймазетдинова фикеренчә, басма матбугат аңа эшендә дә булыша. Менә инде ике ел ул 4нче гимназиядә журналистика түгәрәген алып бара. Газета-журналларны ул күрсәтмә материал буларак куллана. Түгәрәккә йөрүче укучыларның иҗади эшләре берничә тапкыр “Көмеш кыңгырау” балалар газетасында дөнья күргән.

Ул җитәкчелек итә торган мәктәп коллективын газетаны иң күп укучылар дип әйтергә була. Барлык укытучылар да “Хезмәткә дан” ны алдыра. Аларга район газетасы эш урыннарына илтеп бирелә.

– Бүләк өчен зур рәхмәт, тик мин бүләк өчен түгел, ә рухи азыксыз тора алмаганга язылам, – ди Ирина Гыймазетдинова. –  Әдәби язмаларны бик кызыксынып укыйм, иҗади табышларга сөенәм. Үз милләте, ана теле өчен битараф булмаган һәр кеше газета-журналлар алдырырга тиеш, дип саныйм. Күбрәк укыган саен, белемең арта гына бара.

 

2019 елның икенче яртыеллыгына абунә кампаниясе нәтиҗәләре буенча республикада иң күп укый торган татарстанлылар билгеләнде. Алар арсында Баулы шәһәренең 4нче гимназия директоры Ирина Гыймазетдинова да бар. Ул унике исемдә газета һәм журнал алдыра. Аның фикеренчә, вакытлы матбугат һөнәри һәм шәхси үсештә ярдәм итә.

 

Кадрия ГЫЙМАЗОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев