Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының тагын өч авылы сәхнә тотты: Исергәп, Мортаза, Томбарлы

Кичә Исергәп авылы мәдәният йортында "Туган авылым җырлый" район үзешчән сәнгать смотр-конкурсының соңгы сайлап алу концерты үтте. Андакүрсәтелгән иң матур концерт номерлары 12 апрельдә район үзәгендә узачак гала-концертта катнашачак.

Әлеге концертны карарга килүчеләр гади тамашачылар гына түгел иде, аларның һәрберсе сәхнәдә чыгыш ясаучыларга көч биреп торырга да килгәннәр иде бүген. Минем яндагы Фәрхәт исемле кечкенә малай да концертны бик яратып карады, сәхнәгә апасы чыгып биегәндә ул аеруча җанланды, әбисенең итәгендә үзенчә сикереп-сикереп биеде.

Залда исергәплеләргә караганда Татар Томбарлы һәм Мортазадан килгән кешеләр күбрәк тә сыман тоелды.

Авыл үзешчәннәре җырлады да, биеде дә. Биюләрне тамашачы аеруча җылы кабул итте.

- Бик ошады концерт, - дип уртаклашты концерт тәмамлангач залдан чыкканда Айрат Гәрәев. - Мин үзем Исергәпнеке. Өч авылдан килгән артистларның чыгышларын бик яратып карадым. Берсен дә аерып әйтмим, барысы да булдырдылар. Гаиләбез белән концертларга бик яратып йөрибез. Бүген менә авыл үзешчәннәре җыелып безне сөендерде. Рәхмәт барысына да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев