Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар, салым түләр вакыт җитте

Хөрмәтле укучыларыбыз, салым инспекциясе 2016 ел өчен милек салымнарын (физик затлар милеге салымын, җир салымын, транспорт салымын) 2017 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәклеген искәртә. "Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц" сервисыннан файдаланучылар салым белдерүләрен электрон рәвештә генә алачак, ә калган гражданнарга ул почта аша заказлы хат рәвешендә 2017 елның...

Хөрмәтле укучыларыбыз, салым инспекциясе 2016 ел өчен милек салымнарын (физик затлар милеге салымын, җир салымын, транспорт салымын) 2017 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәклеген искәртә.

"Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц" сервисыннан файдаланучылар салым белдерүләрен электрон рәвештә генә алачак, ә калган гражданнарга ул почта аша заказлы хат рәвешендә 2017 елның 15 октябреннән соң килә башлады.

"Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц" сервисын кулланучылар 2016 ел өчен салымны 1 октябрьдән үк түли башладылар. Алар салымны гаиләдәге башка кешеләр өчен дә, аларның шәхси кабинетларына кереп, үзләренең банк карталары ярдәмендә түли ала.

Гражданнарга исәпләнгән милек салымнары күләме 100 сумнан артмаса, быел салым белдерүе килмәячәк. Ул салым суммасы 100 сумнан арткач яки салып исәпләнелгән өч еллык срок үткәч киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев