Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда якташ шагыйрь Фәнис Яруллины искә алдылар

9нчы декабрь якташыбыз, татар халкының онытылмас шәхесе, Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның арабыздан китүенә 4 ел булды. Әдипнең иҗатын сөюче райондашларыбыз бүген аның һәйкәле янына хәтер митингы үткәрергә җыелдылар.

- Якташыбыз Фәнис ага Яруллин кайда гына яшәсә дә, үзенең туган ягын- Баулы төбәгенә дан җырлаган язучыларның берсе. Аның онытылмас, укыган саен укыйсы килгән әсәрләре күпме еллар үтсә дә актуальлеген, мәгънәсен һәм кызыгын югалтмый. Аның әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителеп, башка милләт кешеләре өчен дә кызыклы булуы, безнең өчен горурлык, -диде Баулы район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин.

Чара барышында Баулы татар халык театры режиссеры Миргалиян Фәхриев, 3нче санлы мәктәп китапханәчесе Флера Хәсәнова, рус әдәбиятын үз итүчеләр клубы әгъзасы Елена Склярова якташыбызның иҗат иткән шигырьләрен укыдылар.

Митинг Фәнис Яруллинның һәйкәленә чәчәкләр кую белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев