Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда “Водоканал”ны нишләттеләр?

Күптән түгел редакциягә актив укучыбыз, Баулы пенсионеры Габдулла Хәлимовтан хат килде. Ул шәһәрне су белән тәэмин итүче оешманың хәле мөшкел булуына, аның бинасыннан күчерелүенә, җиһазлары тузуына нык борчылып язган. Габдулла абыйны "Водоканал"ның соңрак ГРОВДның Куйбышев урамындагы иске бинасына күчүе турындагы имеш-мимешләр дә пошаманга салган. Без, әлбәттә, мондый проблемалы темадан читтә...

Күптән түгел редакциягә актив укучыбыз, Баулы пенсионеры Габдулла Хәлимовтан хат килде.

Ул шәһәрне су белән тәэмин итүче оешманың хәле мөшкел булуына, аның бинасыннан күчерелүенә, җиһазлары тузуына нык борчылып язган. Габдулла абыйны "Водоканал"ның соңрак ГРОВДның Куйбышев урамындагы иске бинасына күчүе турындагы имеш-мимешләр дә пошаманга салган. Без, әлбәттә, мондый проблемалы темадан читтә кала алмыйбыз. Җитмәсә, шәһәрдә еш кына су бетә башлады.

Бу хәлләргә ачыклык кертүен сорап, без район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонинага мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне сөйләде:

"2006 елда "Баулыводоканал" ачык акционерлык җәмгыяте банкротлыкка чыккач, аңа конкурслы идарәче билгеләнде. 2011 елда ул барлык мөлкәтне "Бавлы-Водоканал" предприятиесенә сатты. Әлеге предприятие Казанда теркәлгән, аны оештырган кеше Баулыда яшәми. Шушы "Баулы-Водоканал", берникадәр үзгәрешләр кичереп, агымдагы елның 25 октябренә кадәр эшләде. 23 октябрь көнне ул "Татэнергосбытка" электр энергиясен алу турындагы килешүне өзү һәм үз эшчәнлеген туктату хакында белдерү кәгазе тапшырды. Безнең тарафтан бер чара да күрелмәгән булса, шәһәр халкы сусыз калыр иде. Без "Баулы-Водоканал" хуҗасының мондый адымга барырга мөмкин булуын аңладык. Шуңа сентябрьдә үк, ТР министрлар кабинеты, төзелеш министрлыгы белән сөйләшүләрдән соң, зур киңәшмә үткәрелде. Анда республиканың премьер-министры урынбасары Алексей Песошин ашыгыч рәвештә Баулы шәһәрендә "Водоканал" муниципаль бюджет учреҗдениесе булдыру турында күрсәтмә бирде. Предприятие 25 октябрьдән эшли башлады.

"Водоканал" МБУ эшчәнлеген бернинди милексез башлап җибәрде, чөнки бар мөлкәт элекке "Баулы-Водоканал"да калды. Аның хуҗасы безнең белән аралашудан читләшә. Аңа карата мин, чара күрүне сорап, эчке эшләр органнарына гариза яздым. Район башлыгы да, элекке милекчегә карата чара күрүне үтенеп, республика президентына мөрәҗәгать итте. Бүген "Водоканал" МБУ чыннан да элеккеге төзелеш-монтажлау идарәсе бинасында урнаша. Бу бина муниципалитетныкы, шуңа без аларны анда күчердек. Кичектергесез ихтыяҗларга, кайбер кирәк-яракларга бюджеттан акча бүлеп бирелде. Киләчәктә без дә, республика да предприятиегә ярдәм күрсәтәчәкбез. Киләчәктә аны башка урынга күчерүебез ихтимал. Ләкин аны полициянең элекке бинасына урнаштыру варианты каралмый да, ул бина бу ел ахырында яки киләсе ел башында сүтеләчәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев