Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Вил Усмановның “алтын” концерты булды

Баулыда якташ җырчы, композитор Вил Усмановның "Илле генә бит әле" дип исемләнгән юбилей концерты булды. Өч сәгатькә якын барган концертта аның утыздан артык җыры яңгырады. Концерт башланырга ярты сәгать кала ук тамаша залы тулы иде инде. Ә җырчы исә сәхнәгә чыгарга әзерләнә алмый йөдәп бетте. Чөнки грим бүлмәсенә Вилне яхшы...

Баулыда якташ җырчы, композитор Вил Усмановның "Илле генә бит әле" дип исемләнгән юбилей концерты булды. Өч сәгатькә якын барган концертта аның утыздан артык җыры яңгырады.

Концерт башланырга ярты сәгать кала ук тамаша залы тулы иде инде. Ә җырчы исә сәхнәгә чыгарга әзерләнә алмый йөдәп бетте. Чөнки грим бүлмәсенә Вилне яхшы белгән баулылар агылды да агылды. Я туганы, я танышы, я Вил белән фотога төшәсе килгән тамашачы килеп керде бүлмәгә...

Концерт барышында да җыр саен Вил Усманов янына сәхнәгә чәчәкләр тоткан якташлары күтәрелде.

- Хөрмәтле якташларым, зур рәхмәт сезгә. Бүген барыгыз да мине бик зурлап килгәнсез, - диде җавап итеп җырчы.

- Безнең якташыбыз - җырчы, композитор буларак та, көрәшче буларак та Баулы районын таныткан кеше, - диде Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, Вил Усмановка район башлыгының мактау грамотасын тапшырып.

Ул гына да түгел, Ринат Хәмидуллин Баулы тамашачысына бер серне чиште. Ә менә нинди сер икәнен "Хезмәткә дан" газетасы битләреннән укырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев