Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда урманнарны чистарталар

Татарстан республикасында парк һәм скверлар елы кысаларында Баулы районында «Татарстанның чиста урманнары» акциясе уза.

«Баулы урман хуҗалыгы» нда бүгенге көндә 19 кеше эшли. Әлеге оешма Баулы һәм Бөгелмә районнарына кергән 22 мең 741 гектар мәйданда урманнарга хезмәт күрсәтә.

Быелның 1нче апреленнән 1нче июненә һәм 1нче сентябрьдән 1нче ноябрьгә кадәр чорларда үтәчәк табигатьне саклау акциясе кысаларында урманнарны, аланнарны чүп-чардан чистартуда алар актив катнашалар. Бу хакта «Баулы урман хуҗалыгы» җитәкчесе Илфар Фазуллин сөйләп үтте.

- Урманнарда, юл буйларында көнкүреш калдыкларын җыю белән беррәттән, корыган агачларны кисү, ботакларны җыештыру өчен күп көч сарыф ителә, - диде ул. - Быел урманнарга һәм район территориясенә утырту өчен 60 меңгә якын чыршы, нарат, имән, миләш агачлары үсентеләре питомникта үстерелде. Аларның беразы, 35 гектар мәйданда урманнарны яңарту максатында утыртылды инде.

Урманнарны янгыннардан саклау максатында урман тирәли буразналар ярып чыгу эше алып барыла. Андый буразналар 250 чакрым аралыкта ясалган. Шулай ук акция барышында гражданнарга ял итү урыннары булдыру, булганнарын яңарту өстендә дә актив эш бара. Быел шундый яңа беседка Потап-Томбарлы борылышында ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев