Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең өйләренә суд приставлары бара

"Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны барыбер түләмим!" Шундый сүзләр белән каршы алды рейдта катнашучыларны Пушкин урамы 25нче санлы йортта яшәүче бер ир-ат. "Уңайлы йорт" идарәче компаниясе вәкилләре, полициянең участок вәкаләтлесе, суд приставлары каршына ярымшәрә чыккан, әле хәмердән дә айнып җитмәгән фатир хуҗасы башта бар халыкны сүкте, соңрак приставлар тарафыннан ноутбугы тартып...

"Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны барыбер түләмим!" Шундый сүзләр белән каршы алды рейдта катнашучыларны Пушкин урамы 25нче санлы йортта яшәүче бер ир-ат.

"Уңайлы йорт" идарәче компаниясе вәкилләре, полициянең участок вәкаләтлесе, суд приставлары каршына ярымшәрә чыккан, әле хәмердән дә айнып җитмәгән фатир хуҗасы башта бар халыкны сүкте, соңрак приставлар тарафыннан ноутбугы тартып алыначагын аңлагач, бераз тынычланды. Бүгенге көнгә аның бурычы 172 мең сумнан артып киткән.

Бурычлыларны билгеләү һәм түләтү максатыннан рейдка чыккан оешма вәкилләре бу көнне тагын берничә фатирда булдылар. Кайсы гына фатирның ишеген шакысалар да, аларга кабат ишек ачучы булмады.

Куйбышев урамы 24нче санлы йортта гомер кичерүче бер фатир хуҗасының да торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 34 меңнән артып киткән. Фатирның каршы ягында гомер итүче күршесе Гөлнур Шәйхетдинова сүзләренчә, хуҗалар Мәскәүдә яши, фатирны вакытлыча биреп торалар, ди. Соңгыларының да берничә атна күренгәннәре юк икән.

Сүз уңаеннан, "Уңайлы йорт" идарәче компаниясе мәгълүматлары буенча, алар карамагындагы күпфатирлы йортларның гомуми бурычы бүгенге көнгә 29 миллион 312 мең сумга җиткән. Бурычлы йортлар арасында "лидерлар" исемлегендә Калинин урамындагы барлык күпфатирлы йортлар да кергән, аларның бурычы 3 миллион 466мең сумны тәшкил итә.

Ленин урамы 1нче йортта яшәүчеләр арасында 2 генә фатир торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләми. 2 фатир хуҗасының бурычы барлыгы 247 мең сумга җиткән, ә Киров урамы 7нче санлы йортта бурыч күләме 561 мең сумга җыелган. Шулай ук бу исемлекне Ленин урамы 11нче санлы йорт та тулыландыра, аларның исә бурычлары 331 мең 129 сум булган.

Идарәче компания вәкилләре сүзләренә караганда, бик күп бурычлары җыелуга карамастан күпләр яхшы тормышта яшиләр, бу инде кемдер хисабына яшәү булып чыга. Әмма бурыч фатир бәясеннән дә артып китсә, хуҗалар белән сөйләшү башка төрлерәк булачак.

Мондый рейдлар атнасына 3-4 тапкыр оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев