Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда «Милли кухня көннәре» дәвам итә

Милли кухня көне бәйгесендә «Бакыр тау» кафесы татар халык ашларын тәкъдир итте.

Татарстанда яшәүче халыкларның милли кухня көннәре безнең районда да берничә ел рәттән үткәрелә. Аның чираттагысы - татар халык ашлары, татар ашларын Исергәп авылының «Бакыр тау» кафесында тәкъдим иттеләр. Өстәлләрдә җырлап утырган самовар тирәсендә чәй нигъмәтләре: кош теле, чәк-чәк, бавырсак, өчпочмак, гөбәдия, итле һәм карабодайлы, җимешле -татлы бәлешләр, кыстыбый, урама, пәхләвә һәм башка бик күп төрле ризыклар урын алган. Ризыклар төрлелегеннән, муллыгыннан өстәл сыгыла.

Һәр ризыкны татар кызларының борынгы үрнәгендә киенгән кызлар жюри әгъзаларына тәкъдим итте. Бу юлы аларга хәтта умачлы балтырган ашы да бирелде. Мондый аш бик борынгылардан санала. Кафе хуҗасы Айгөл Латыйпова сүзләренчә, алар һәр көнне тамак ялгарга кергән кешеләргә татар халык ашларын бик теләп, горурлык белән тәкъдим итәләр.

Бу көннәрдә бәйге кысаларында шулай ук рус, чуаш халыкларының затлы ризыклары да тәкъдир ителде. Тиздән җиңүчеләр билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев