Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда күпфатирлы йортларда торучыларның җыелышлары уза

Йортларны төзекләндерү, ишегалларын, йорт арасындагы юлларны тәртипкә китерү максатыннан халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары һәм идарәче компания вәкилләре, район җитәкчеләре катнашында җыелышлар үткәрә. Шундый җыелешның чираттагысы Куйбышев урамы 3нче, 5нче һәм 7нче санлы йортларда яшәүчеләр белән булды.

Куйбышев урамы 3нче һәм 5нче санлы йортлар тирәсендә барган җыелыш берникадәр тынычрак булды. Биредә яшәүчеләр барысы да бертавыштан капиталь төзекләндерү үткәрүне үтенеп сорадылар. Чөнки чынлап та, 1953нче елда төзелгән 2 катлы йортлар шактый ук искергәннәр. Анда 1980нче елда соңгы тапкыр төзекләндерү үткәрелгән булган, әмма аңа да 3 дистәдән артык вакыт узган.

Куйбышев урамындагы әлеге йорт түбәләре бик таушалган. Җылыту системасын җайларга, ишегалдындагы юлны төзекләндерү мәсьәләсе алга куелды.

"Уңайлы йорт" идарәче компаниясе директоры Камил Зиннәтуллин халыкка җавапны тиз тапты. Ел дәвамында бу йортта яшәүчеләр капиталь төзекләндерү хисабына барлыгы 12 мең сум тирәсе генә акча җыйган. Әлеге акчаларга нинди түбә ябып була соң, дип халык соравына сорау бирелде.

Сораулар күп булды, әмма тулы җавап бирүче, ниндидер эшләрне шул срокларда башкарачакбыз, диюче табылмады. Ахырдан аның күп кенә сорауларны безнең компетенциягә керми дип җаваплавы халыкның ачуын кабартты гына.

Куйбышев урамы 7нче санлы йорт тирәсенә килгәч, күпләр бер-берсенә карап куйды. Йортның урта бер аралыгы нигезе белән үк аска җимерелеп төшкән, стенасы да ватылып, кул тидерүгә үк уалып тора. Йорт өлкәне Рүзилә Нурхамәтова сүзләренчә, кемгә генә мөрәҗәгать итсәләр дә көтеп торырга кушалар икән.

Булды, актка язып теркәп куярбыз, яңгыр ява башлады, дип җитәкчеләр һәм хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре машиналарына утырып кайтыр якка юл алды. Яуган яңгырга җыелган халыкның гына исе китмәде. Алар урам уртасында озак гапләште, кемдер сүкте, кемдер зарланды. Чөнки алар күтәргән мәсьәләләр, сорауларга бер тулы җавап бирүче дә булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев