Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда корбан итеннән бәйрәм ашларын пешерәләр

Иртән-иртүк Баулы мөселманнары мәчетләргә юл тоттылар.

«Гали» мәчетендә Фәннур хәзрәт Шәмсетдинов үзенең бәйрәм вәгазендә һәркем сагынып көтеп алган Корбан гаетенең мөһимлеге турында сөйләде, Аллаһка барлык булган яхшылыклар өчен рәхмәтләр укыды.

«Гали» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Шәмсетдинов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын җиткерде.

Котлау белән Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин дә чыгыш ясады.

Иртәнге сәгать җидедә гает намазы укылды. Аннары бәйрәмдә катнашучылар корбан чалу мәйданчыгына юнәлделәр.

- Бүген без корбан итеп чалырга сарык китердек, - дип сөйләде «Хезмәткә дан» хәбәрчесенә Рима Яруллина. - Тәүбә иткәннәребезне аллаһы тәгалә кабул итсен, барыбызга сәламәтлек, күңел тынычлыгын бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев