Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда кѳнүзәк мәсьәләләрне тикшерделәр

Татар Кандызы авылында нефтьчеләр ярдәме белән тиешле булмаган урында оештырылган өч гектарга сузылган чүплек юк ителгән. Киләчәктә бу урынга агачлар утыртырга исәп тоталар. Тагын да кыр эшләре барышы һәм башка мәсьәләләр хакында аппарат киңәшмәсендә сөйләнде.

Баулы эчке эшләр бүлеге вәкиле район буенча булган хәл-вакыйгаларга күзәтү ясады. Атна дәвамында барлыгы алты җинәять очрагы теркәлгән. Шуларның дүртесе ачыкланган. Массакүләм Сабантуй бәйрәме үткән чорда да киң җәмәгатъчелек урыннарында тәртип бозу очракларын булдырмаска, халык дружиналары тиешенчә үз эшен башкарырга тиешлеге турында сүз барды.

Авыл хуҗалыгына кагылган хәбәрләрне Ринат Фәхриев сөйләп үтте. Хәзерге көндә чәчүлекләрне карау эшләре алып барыла. Авыл җирлекләре башлыкларына яфраказык, кышлыкка төрле үлән әзерләү эшләрен оештырырга кирәклеге дә әйтелде.

«Водоканал» оешмасы җитәкчесе Гамил Ибраһимов су белән бәйле кайбер мәсьәләләргә тукталды. Бүгенгесе көнгә бассейнга 27 мең кубометр су тутырылган, тиешенчә нормага китерү өчен тагын да тугыз мең кубометр су кирәк икән. Бу эшләр белән атна дәвамында шөгелләнәчәкләр. Шулай ук бассейнда коткаручылар, кисәтүче табличкалар булырга тиешлеге турында әйтелде.

Юл буйларын тәртипкә китерү, юл кырыйларына үскән үләннәрне чабу эшләре тиешенчә оештырылмавы, ял көннәренә карамастан эшләрне дәвам итү кирәклеге әйтелде.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин һәр оешма вәкилләренә тирә-ягыбызны чүп-чардан арындыру эшләрен дәвам итеп, тәртипкә китерү, Сабантуй бәйрәменә ныклы әзерлек эшләрен алып бару кирәклеге турында искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев