Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Фәнис Яруллинга һәйкәл ачылды

Бүген Баулы шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханымның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан төзелгән һәйкәлне ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Тантанага бик күп кунаклар килгән иде: Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Нәбиуллин, Леонид Якунин, Альберт Хәбибуллин, Ирек Салихов, Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, язучылар, журналистлар. Тантана урынына әдипнең иҗатын яратучы бик күп якташлары җыелган иде.

Тантанада иң беренче булып Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин чыгыш ясады:

- Һәйкәлне проектлауга һәм төзүгә үз өлешләрен керткән, проектны финанслауга көчләреннән килгәнчә булышкан бөтен якташларга олы рәхмәт сүзе җиткерәсе килә. Җәмәгатьчелек, Баулы районында яшәүче кешеләр, Баулы якташлар җәмгыяте иниципативасы, Татарстан мәдәният министрлыгы, Язучылар союзы теләктәшлеге белән Баулыда Фәнис Яруллинга һәйкәл кую турында карар кабул ителгән иде. Якташларыбызның күбесе бу инициативаны яклап чыкты һәм бу игелекле миссиягә үз өлешләрен кертте. Ышаныч белән әйтәм, бу һәйкәл баулыларның һәм шәһәребез кунакларының яраткан урынына әверелер.

- Республика җитәкчелеге исеменнән баулыларга, "Татнефть" җәмгыятенә, Татарстан язучылар берлегенә һәйкәл төзүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Фәнис Яруллин үз хәле авыр булганда да оптимистик, юмористик рухта әсәрләрен язган кеше. Әдәбиятта ул тирән эз калдырды. Ә Нурсөя ханым аңа терәк булып, иҗатка рухландырып, көч биреп торды. Шушындый матур кеше булганыгыз, матур яшәгәнегез өчен рәхмәт, Нурсөя ханым. Сез икегез дә бу һәйкәлгә лаек.

Һәйкәлнең авторы - Баулы районының Шалты авылында туып үскән скульптор Рәсим Шәрифуллин. Ул иҗат иткән Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннар һәйкәле - чыдамлылык һәм чиксез мәхәббәт гәүдәләнеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев