Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда баш казый белән очрашу үткәрелде

Баулы мөхтәсибәте һәм район җитәкчеләре нияте белән якшәмбе көнне Баулыга Татарстан Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның көньяк-көчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин килделәр.

Җәлил хәзрәт Фазлыевның дөньяви, кызыклы һәм һәркемгә аңлаешлы вәгазьләрен тыңларга якын-тирә авыллардан да мөселман кардәшләр җыелды.

- Аллаһ гүзәллекне сөя, ә һәр яхшы сүз, гамәл- яхшы сәдака. Матур эшләр башкар, матур сөйлә, яки бөтенләй дәшмә, - дигән пәйгамбәребез дә. Кеше турында яхшы сөйләсәк , ул яхшы булыр. Бер-беребезнең уңай якларын гына күреп яшәргә кирәк, - диеп башлады ул үзенең сүзен.

Вәгазь тыңларга килүчеләр үзләрен кызыксындырган һәм борчыган сорауларын бирделәр. Бу хакта сез тулырак 8нче февраль көнне "Тормыш вә әдәп" тапшыруында карый алачаксыз һәм "Хезмәткә дан" газетасының алдагы саннарында укып белә алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев