Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы ветераннары музейда истәлек яңартты

Авылларда һәм шәһәрдә Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннарын юбилей медальләре белән бүләкләү дәвам итә. Бүген шундый истәлекле дә, бераз моңсу да тантаналы чара туган як музеенда булды. 12 ветеранга медаль тапшырылды.

Ветераннарны район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин тәбрик итте. Аларга шулай ук бүләкләр дә тапшырылды. Чарага килгән кунакларга музей бүлмәләре буйлап экскурсия үткәрелде. Һәр бүлекне игътибар белән караган ветераннар 1941-1945нче елларны чагылдырган стендлар янында шактый вакыт тукталып тордылар. Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә кечкенәдән үк татыган Әмирҗан абый Насыйбуллин, Мөктәсим абый Гыймаев, Нуретдин абый Гыйззәтуллиннар балачак хатирәләрен яңарттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев