Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы укучылары инглизчә сөйләшәләр дә, җырлыйлар да

Бүген Баулының 5нче санлы мәктәбендә "Инглизчә сөйләшәбез дә, җырлыйбыз да" конкурсы үтте.

Шәһәр һәм районның 16 мәктәбеннән 150 гә якын бала җыелды. Чара барышында барлыгы 35 чыгыш күрсәтелде. Бәйге яшь үзенчәлекләрен искә алып җыр, шигырь һәм сәхнә әсәре кебек номинацияләрдә үткәрелде. Район мәгариф бүлеге методисты Фәридә Шәрифуллина сүзләренчә, мәктәп балалары арасында әлеге бәйгене үткәрү бик кирәк. Балалар ел дәвамында аңа кызыксынып әзерләнәләр, иң мөһиме инглиз теле серләренә төшенәләр.

4нче санлы гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы Гөлназ Нәбиуллина да әлеге бәйгене укучылар арасында популярлаша баруын әйтте. Бигрәк тә урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен файдалы, киләчәктә кайда гына укырга туры килсә дә инглиз теленең кирәк, мөһим икәнлеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, ел саен бик теләп һәм сөенеп катнашырга килә.

3нче санлы мәктәпнең 5 "А" сыйныфы укучысы Алинә Әхмәтҗанова да замана кешесенә берничә тел белү зарур дип саный. Үзе бу бәйгедә икенче ел рәттән катнаша.

- Узган ел безнең команда әлеге конкурста сәхнә әсәре номинациясендә 1нче урынны алды, быел да сынатмаска иде, - ди Алинә.

Конкурс нәтижәләре турында соңрак хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев