Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы сәхнәсеннән мөнәҗәтләр яңгырады

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында районның мөнәҗәтләр уку бәйгесе үтте. Чарага егермеләп мөнәҗәт укучы ханымнар, кечкенә балалар килде. Мөнәҗәт уку бәйгесе бик җылы мохиттә үтте. Сәхнәгә чыгучыларның мөлаем йөзләре, яулык һәм калфаклары, килешле милли киемнәрендә нур һәм җылылык чагылды. Сәхнәгә беренчеләрдән булып мөнәҗәтче Сәвия Мәҗитова үзенең ике кечкенә оныгын Сафия...

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында районның мөнәҗәтләр уку бәйгесе үтте. Чарага егермеләп мөнәҗәт укучы ханымнар, кечкенә балалар килде.

Мөнәҗәт уку бәйгесе бик җылы мохиттә үтте. Сәхнәгә чыгучыларның мөлаем йөзләре, яулык һәм калфаклары, килешле милли киемнәрендә нур һәм җылылык чагылды. Сәхнәгә беренчеләрдән булып мөнәҗәтче Сәвия Мәҗитова үзенең ике кечкенә оныгын Сафия һәм Эмилияне ияртеп чыкты. Аларның чыгышы һәр тамашачы күңеленә хуш килде.

- Мин әби белән үскән, әбием бик дини кеше иде, - диде безгә Сәвия апа.- Кечкенә чагымда әбекәемнең бик матур итеп көйләп мөнәҗәтләр укыганы хәтеремә сеңеп калган. Якыннарым сөйләвенчә, зур сабырлык белән мине дә телем ачылу белән мөнәҗәт көйләргә өйрәткән ул. Бүгенге көндә дә әбием өйрәткән мөнәҗәтләрне көйләп йөрим, күңелгә рәхәтлек, ял бирә ул гадәтем. Бүгенге көндә аллага шөкер, оныкларым үсеп килә. Бик сөенеп үзем белгәннәрне аларга да өйрәтеп калдырырга тырышам. Кызларым- оныкларым бик теләп өйрәнәләр, кайчак миннән яңа мөнәҗәтләр өйрәтүемне үтенеп үзләре йөгереп килеп итәгемә килеп утыралар. Шундый чакта күңелләрем тулып, күземә сөенеч яшьләре килә. Мин бик ышанам, минем оныкларым безнең нәселдән -нәселгә күчеп килүче мөнәҗәтләрне үзләренең балаларына да өйрәтеп калдырырлар.

- Без әбием белән җырларга утырсак, бик тиз күңелгә кереп кала ул мөнәҗәтләр, - ди алты яшьлек Сафия.- Әбиемнең тавышы матур, моңлы, ул башка төрле җырларны да оста итеп башкара белә. Ул гына да түгел, әбием безгә тәртип турында, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә өйрәтә. Бүген сәхнәгә чыкканда да бер дә дулкынланмадык, чөнки безнең янда әбиебез бар иде. Сәхнәдә бер әбием, ә тамаша залында икенче әбием-Гөлсем безгә кул чабып, безнең өчен борчылып утырды. Бераз үскәч, озынрак мөнәҗәтләр дә өйрәнәчәкмен әле.

Мөнәҗәт уку чарасында сәхнәдә үзешчән артистлар да тамашачыга җырларын ирештерделәр. Җырлар да татар халкының гореф-гадәтләре, халкыбызның күркәмлеге, кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре, туган тел һәм туган нигез темасына сайланган иде. Мөнәҗәт укучылар арасында Хаҗәрия Мортазина, Миңлегөл Насыйбуллина, Энҗе Юнысова һәм "Зөләйха"ансамбле бар иде. Аларның һәр берсенең чыгышында кабатланмас моң, халкыбызның борынгыдан сакланып килгән сагышы чагылгандай булды.

- Татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калу, булган мирасыбызны буыннан-буынга ирештерү максатыннан, без һәр елдагыча мөнәҗәтләр бәйгесенә җыелдык, - диде чараны оештыручыларның берсе Фәнүзә Айдагулова. - Мөнәҗәт, бәет укыган өлкәннәрне, бигрәк тә балаларны күреп күңелләр сөенә. Киләчәктә дә мондый чараларны оештыру кирәк дип уйлыйм. Бүген тыңларга гына килгән тамашачы- райондашларыбыз арасында да мөнәҗәт-бәет укучылар байтак. Киләсе елга алар да кушылыр дип ышанам. Бик матур, күңелгә тынычлык, җанга шифа һәм күңелләргә нур өсти

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев