Баулы районында үзешчән сәнгать смотры старт алды
Кызыл-Яр авылы татар милли-мәдәни үзәгендә беренче сайлап алу концерты узды. Быелгы үзешчән сәнгать смотры "Җырлый туган авылым" дигән исем белән сәхнә киңлекләрен яулый.
Кызыл-Яр мәдәният йортының тамашачы залында алма төшәр урын да юк иде. Җирле авыл халкы гына түгел, ә дүрт авыл җирлегеннән килгән тамашачы-җанатарлар да байтак иде. Бер сәхнәдә чөнки бу көнне татар, рус, удмурт һәм чуаш милли-мәдәни үзәкләре чыгыш ясады.
Икенче этап Новозареченск бистәсендә булачак, аннары Татар Кандызында, Александровкада һәм Исергәп авылларында. Барлык чыгышларга йомгак ясалгач, зур концертлар залында апрель башында гала-концерт белән сморт- бәйге тәмам булачак.
Бу хакта тулырак "Хезмәткә дан" газетасының 23 нче март санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев