Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында Ураза бәйрәме яшьләрчә узды

6 июль көнне Татар Томбарлы авылында мәчеткә йөрүче яшьләр күл буенда ураза бәйрәме уздырдылар.

Алдагы көнне мәчетне җыештыруда катнашкан яшьләр Сәйрин хәзрәтнең вәгазь сөйләвен тыңладылар. Аннан соң авыл җирлеге башкарма комитетының сәркәтибе Айгөл Миназова яшьләргә су янында үзеңне тоту кагыйдәләре турында инструктаж уздырды. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы һәм тѳзекләндерү кагыйдәләре белән таныштырды.

Яшьләр күңелле ял иттеләр, яхшы өстәл әзерләделәр. Волейбол, футбол уйнадылар. Мәчет тормышында актив катнашучылар Регина Миннуллина һәм Рифат Ганиев мактау грамоталарына лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам Баулы районы ураза