Баулы районында урак төгәлләнде
Кичә Баулы районында бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланды.
Соңгы көннәрдә һава торышы игенчеләргә урып-җыю эшләрен төгәлләргә мөмкинлек бирде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, район буенча уртача уңыш гектарыннан 18 центнер тәшкил итә. 1700 гектардан - карабодай, 400 гектардан орлыкка кукруза җыеп аласы калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев