Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында Мәүлидне бәйрәм итәләр

Милади ел исәбе буенча 2015нче Яна ел башы булган 2нче гыйнвар елнын беренче мөбәрәк җомга көненә туры килә. Бу олуг кичәләрнең берсе - Пәйгамбәребез Мөһәммәтнең туган көне. Бу айны халыкта - Мәүлид ае дип тә йөртәләр.

Исергәп авылы мәчетендә һәр дини бәйрәм чарасын зурлап, матур итеп, халык җыелып уздыру - күркәм традициягә әверелде.

Менә кичә дә Мәүлид бәйрәменә Исергәп авыл халкы - олысы-кечесе, шунда үсеп, чит җирләрдә яшәүче авылдашлар җыелды. Бәйрәмнең куркәм өлеше - халык авызыннан мөнәҗәтләр, Салават-шәрифләре әйтү, «Мәүлид-ән-Нәби» касыйдәсе уку булды. Яшүсмер егетләр, кечкенә кызлар һәм малайларның коръән сүрәләрен яттан укулары - бәйрәм өстенә тагын да нур остәде. Балалар һәм өлкәннәр өчен викторина да оештырылды.

- Өлкәннәр белән бер сафка басып намаз укучы, догаларны яттан белүче балалар барында, иншалла, динебез югалмас. Мин бик шат, - диде бәйрәмнең махсус чакырылган кунагы - Баулы районы имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Хәмитов.

Быел биш яшен тутырган, намаз укып, коръән сүрәләрен яттан сөйләүче Булат Гомәров күпләрне хәйран калдырды. Булатның энисе Гөлзидә ханым сүзләренчә, кечкенә улы үзе теләп коръән аятьләрен өйрәтүне үтенгән.

Мәүлид бәйрәме җомга намазы белән тәмам булды.

Тулырак мәгълүматны «Хезмэткэ дан» газетасында укыгыз, Баулы телевидениесеннән карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам Баулы