Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында халык җыеннары дәвам итә

Татар Кандызы авылында халык җыены булып узды. Биредә яшәүчеләр район җитәкчеләренә үзләрен борчыган сорауларны яудырды.

Җыен башланганчы Татар Кандызы авылы халкына Баулы мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре оештырган концерт күрсәтелде.

Кызу урак өсте, авыл кешесе өчен эш вакыты булуга карамастан, җыелышка кеше күп килде. Җыенда Баулы муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев чыгыш ясады.

Татар Кандызы авылы халкын борчыган иң мөһим мәсьәләләр - биек үскән тирәкләрнең җил вакытында электр линияләренә терәлеп ут чыгаруы. Әби-бабайлар заманында утыртылган агачлар бүген халыкны борчый. Аларны кистерү кыйммәткә төшә, пенсионерларның хәленнән килми ул. Район башлыгы әлеге проблеманы хәл итәргә сүз бирде.

Татар Кандызы авылында узган халык җыены турында тулырак 18 август көнне Баулы телевидениясендә карарга һәм "Хезмәткә дан" газетасының киләчәк саннарында укырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев