Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы авыл җирлекләрендә ел нәтиҗәләре буенча җыелышлар башланды

Бүген беренче шундый җыелыш Кызылъяр авылында узды.

Җирлек башлыгы Эльвира Сафина доклад белән чыкты.

- Кзылъяр мәдәният йорты авыл халкына тиешле югарылыкта мәдәни хезмәт күрсәтә, яшьләр һәм яшүсмерләр белән эшләү, яшь талантларны барлау, халкыбызның борынгы гореф-гадәт йолаларын кире кайтару, төрле кичәләр һәм традицион бәйрәмнәрне күңелле, авылыбызның халкының күңеленә кереп калырдай итеп үткәрүне максат итеп эшлиләр, - диде ул. - Кызылъяр мәдәният йортына, китапханәгә 10 миллион сумлык капиталь ремонт үткәрелде.

Авылда халыкка хезмәт күрсәтүче ваклап сату ике минимаркет эшләп тора. Почта элемтәсе бүлекчәсендә 274 данә газета-журналлар халыкка яздырылып таратыла, 4 почтальон хезмәт күрсәтә.

Узган елда эшләнгән эшләрне барлап чыкканда Эльвира Сафина, җир һәм милек салымнары тулысынча җыелуы, үләт базы тәртипкә китерелүе турында әйтеп узды. Ул шулай ук үзара салымга җыелган акчаны нинди эшләргә тотылуы турында тәфсилләп сөйләде.

Кызылъяр авыл жирлеге буенча халыктан 82 000 сум акча җыелды, 330 000 сум республика өстәп бирде, барысы 410 000 акча җыелды. Узара салым акчасы түбәндәге эшләрне башкару өчен тотылды:

- Обелиск ремонтлауга - 6040 сум (Кызылъяр)

- Су линияләренә техник хезмәт күрсәтү өчен: Кызылъяр - 10 000 сум; Уба - 10 560 сум

- Юлларны кардан чистарту: Кызылъяр - 50 000 сум; Уба - 5 000 сум; Иске Чүте - 5 000 сум

- Юлларны төзекләндерү: Кызылъяр авылы - 32 000 сум

- Яктырту фонарьларын ремонтлау һәм яңаларын сатып алу: Кызылъяр - 10 000 сум; Уба - 10 000 сум; Иске Чүте -10 000 сум

- Зиратларны ремонтлау: Иске Чуте -10 000 сум

- Балалар мәйданчыклары: Кызылъяр авылы - 30 000 сум

Уба авылында «Чиста су» программасы буенча 3 километр су трубалары алыштырылды һәм пожар гидрантлары куелды.

Кызылъяр авылына сәгать 6дан 19 сәгатькә чаклы автобуслар йөри башлады.

32 данә яна яктырткычлар куелды. Көнкүреш калдыкларын җыю оештырылды.

Кызылъяр авыл җирлеге Уба, Иске Чуте, Якты-Елга авылларын берләштерә, 760 хуҗалык бар. Торак фонды 33 мең кв.метр тәшкил итә. Авылларда барлыгы 1783 кеше яши. 2015 нче елда 16 бала туу акты теркәлде, башкарма комитет тарафыннан 18 улем акты төзелде.

Кызылъяр жирлегенедэ 8 бюджет учреждениесы бар:

Кызылъяр гомуми урта белем бирү мәктәбендә 105 бала белем ала. Уба авылынннан 18 бала Октябрьский шәһәренә мәктәпкә һәм балалар бакчасына йһри.

Җирле үзидарә территориясендә 2 ясле бакча эшли. 70 бала бакчага йөри. Барлыгы бакча яшендәге балалар саны 104 .

Барлыгы 3 медпункт бар. Алар медицина хезмәткәрләре белән тәэмин ителгән. Уба авылында 2016 елда яңа медицина пункты төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев