Баулы мәчетендә мөселман лагере эшли
Баулының "Өмет" мәчетендә балалар өчен язгы каникуллар чорында мөселман лагере эшли.
19марттан 2нче апрельгә кадәр теләкләре булган малайлар һәм кызлар иртәнге 9 дан көндезге сәгать 12 гә кадәр әлеге лагерьдә була алалар. Мәчеткә килгән балаларга 5 көн дәвамында Урыссуның "Фәнис" мәдәрәсәсендә белем алучы шәкертләр коръән сүрәләре, гарәп графикасы нигезләрен өйрәтә. Укырга, язарга өйрәнүдән тыш балаларга әдәп-әхлак кагыйдәләрен алга куйган кыска вәгазьләр тыңлатыла. Шулай ук талчыгып киткән арада хәрәкәтле уеннар, махсус балалар өчен куелган өстәл теннисында көч сынашып алу мөмкинлеге дә тудырылган.
Ә 3-нче апрель көнне мөселман лагеренә йөреп дини белемнәрен ныгыткан балалар өчен коръән уку бәйгесе оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев