Баулы кияүләрен әбиләре кунакка көтәләр
Бүген май чабу атнасы башланды. Бәйрәм шимбә районның авыл җирлекләрендә уза, ә якшәмбе сәгать 10да Баулының Октябрь мәйданында сәхнәләштерелгән тамаша һәм концерт көтә.
Май чабуның датасы Пасхага бәйле. Быел ул 24 февральдән 2 мартка кадәр уза.
Май чабу - кышны озату. Кызарып пешкән беленнәр кояш символы булып тора. Атнаның һәр көне бүленгән - чәршәмбе, мәсәлән, әбиләр кияүләрен белен ашарга чакырганнар. Ә инде якшәмбе гафу итү көне дип аталган. Бу көнне барысы да туганнарына, танышларына барганнар, бер-берсеннән гафу итүләрен сораганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев