Баулы китапханәсенең элеккеге җыештыручысы Путин котлавын алды
2 ноябрь көнне хезмәт ветараны Җәмилә апа Саримова 95-яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте
Россия президентының котлавы һәм бүләк белән юбилярны өендә район башкарма комитеты мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова, районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасының элеккеге директоры Сәгъдия Вәсыйкова котладылар. Җәмилә Мотыйгулла кызы унбиш елдан артык китапханәдә җыештыручы булып эшләгән. Тормыш иптәше белән бергә 57 ел гомер иткән, биш бала тәрбияләгәннәр (өчесе исән). Бүген аның ун оныгы, унбиш оныкчыгы бар.
Бу турыда Баулы муниципаль сайты хәбәр итә.
Фотосурәт bavly.tatarstan.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев