Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы китапханәсендә ветераннарны хөрмәтләделәр

Октябрь аеның беренче ункөнлеге өлкәннәргә багышланган чараларга бай. Баулы үзәк китапханәсе дә шул өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан 28 ветеранын бер табынга җыйды.

Шуларның 11 сугыш чоры баласы. Чарага килгән ветераннарны район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Хәким Мөгыйнов тәбрик итте. Бала чаклары сугыш чорына туры килгән Сәгъдия Васыйкова, Рәйсә Абдуллина, Нәфисә Әгълиуллина, Вәсимә Камалетдинова, Тәнзилә Якупова, Зинаида Балашова, Екатерина Чудаковага чәчәк бәйләмнәре белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм мизгелләрен Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары чыгышы тагын да күркәмрәк итте.

- Китапханә челтәрендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбызны без ел саен шундый җылы мохиттә каршы алабыз. Гомерләрен районыбыз кешеләре һәм халык белемен күтәрүдә изге хезмәткә багышлаган өлкәннәребез белән горурлана алабыз, - диде үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Лилия Фәхриева.

Чара барышында һәр ветеранның эшләгән елларын, башкарган хезмәтләрен мактап та, сагынып та искә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев