Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы җитәкчеләре активлык үрнәге күрсәтте

Иртәнге сәгатьләрдә барлык сайлау участоклары халык белән тулы иде. Сайлаучылар арасында җитәкчеләр дә байтак булды.

Мәсәлән, Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, сайлау көнендә Баулыда эше тыгыз булуга карамастан, Бөгелмәдәге үз сайлау участогында булды.

- Бүгенге сайлауларның әһәмияте шунда - президент турыдан-туры Татарстан халкыннан алдагы биш елга ышаныч мандаты ала. Сайлауда катнашып, якташларыма, гаиләм әгъзаларына үрнәк күрсәтүне бурычым дип саныйм, шуңа күрә тавыш бирергә килдем. Башкаларны да шуңа өндим, - дип "Хезмәткә дан" газетасына фикере белән уртаклашты Рамил Гатиятуллин.

Үз гражданлык бурычларын район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин да үтәделәр. Алар Баулының 7нче мәктәбендә тавыш бирделәр. Сәгать 9га анда барлык сайлаучыларның 15 проценты тавыш бирде.

Иртәнге сәгатьләрдә яшьләр күп түгел иде, гадәттә урта яшьләрдәге, өлкән кешеләр тавыш бирде. Кемдер балаларын, оныкларын ияртеп килде. Бу көнне сабыйлар бәйрәм кебек кабул иттеләр: мәктәп фойесы шарлар белән бизәлгән, музыка уйнап тора, төрле тәм-томнар саталар, мәктәпкә кергән урында "Умырзая" фольклор ансамбле чегыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев