Баулы гармунчылары – республика фестивале лауреатлары
Кичә Биектау районының «Иске Казан» музей тыюлыгында «Иске Казан түгәрәк уены» фестиваль-конкурсының йомгаклау концерты узды. Беренче урын яулаучылар арасында - Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының «Тальянка» халык ансамбле.
Җиденче ел үткәрелә торган бу конкурста татар милли уеннары, җырлары, гореф-гадәтләре башкарыла. Халкыбызның онытылып бара торган уеннарын, йолаларын яңартучы бу фестивальдә Татарстанның 29 районыннан 59 фольклор коллективы катнашты.
Баулы районы данын бу фестиваль-конкурста Зәйтүн Муллаянов җитәкчелегендәге «Тальянка» халык ансамбле яклады. Әлеге коллектив беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев