Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы элемтәчеләре Габдулла Тукайга багышланган кичә уздырдылар

Баулының үзәк китапханәсендә Баулы "Таттелеком" районара электр элемтә челтәрләре оешмасы хезмәткәрләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә оештырды.

Чарага китапханәчеләр, даими укучылар килгән иде.

- Әлеге чараны оештыруыбызның төп максаты - Тукайның бөеклегенә дан җырлау. Безнең инженерларыбыз, специалистларыбыз (белгечләребез) үз эшләрен яхшы башкару өстенә, оста артистлар да. Бу кичәгә эштән соң калып, бик теләп әзерләнделәр, - диде Баулы "Таттелеком" начальнигы Илгиз Саитов.

Әдәби кичәдә Тукайның шигырьләре, җырлары яңгырады, "Шүрәле" әкияте сәхнәләштерелде.

Әниле - кызлы Альбина һәм Зөлфия Фәрхетдиновалар башкарган "Күбәләк" җыры һәркем күңеленә хуш килде. Лилия Мәҗитова "Туган тел" җырын башкарды. Татар халкының гимнына әверелгән җыр яңгыраганда зал басып, бергә кушылып җырлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев