Баулы чүп-чарын Бөгелмәгә илтәчәкләр
Биредә безнең калдыкларны кабул итәчәкләр, әлбәттә инде бушлай түгел.
Бөгелмәгә Испания компаниясе вәкилләре чүп-чар эшкәртү заводы төзү проекты белән килгән. Аны төзү 120 миллион сумга төшәчәк. Бу сумма өч елда инвестицияләнәчәк. Завод елына 80-120 тонн калдык эшкәртәчәк. Бирегә чүпне Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышыннан ташырлар дип көтелә. Заманча технологияләр углекислый газны һавага каралган экологик нормалардан күбрәк ташлауны бетерәчәк, эшкәртелми торган калдыкларның күләмен киметергә, шулай ук күпкә чүпне саклау һәм эшкәртү бәясен киметергә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә Intertat.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев